Зәйнең үзәк дәваханәсендә «Игелекле терапия» чарасы дәвам итә
Яңалыклар

Зәйнең үзәк дәваханәсендә «Игелекле терапия» чарасы дәвам итә

Кайвакыт иң көчле «дәва» — чын күңелдән булган хисләр һәм җылы атмосфера булырга мөмкин. Шуны күздә тотып Зәй үзәк район дәваханәсендә яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Игелекле терапия» проекты кысаларында иганәчеләр ярдәмендә тагын бер очрашу үткәрделәр.

Бу юлы төп кунак — иң күңелле һәм гади «терапевт» булган песи иде. Оештыручылар пациентлар белән бергә уйнадылар, шатланыштылар һәм гади, ипле атмосферада вакыт үткәрделәр.

Соңыннан төрле формада фотосурәткә дә төштеләр. 

«Игелекле терапия» проекты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән грант конкурсы кысаларында тормышка ашырыла һәм кайгыртучанлык белән игътибарның кешеләргә чын  ярдәм була  алуын күрсәтә.

  • фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

Нет комментариев