Зәйдә имам Рөстәм хәзрәт Дәминовны 80 яшьлек юбилее белән котладылар
Яңалыклар

Зәйдә имам Рөстәм хәзрәт Дәминовны 80 яшьлек юбилее белән котладылар

15 октябрьдә Мирный микрорайонындагы «Тынычлык» мәчете имамы Рөстәм хәзрәткә 80 яшь тулды.

Җомга көнне аны Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, шулай ук мәчеткә йөрүчеләр котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. «Тынычлык» мәчете районда үрнәк булып тора, ә аның имамы Ислам үсеше өчен озак еллар тырышып эшли. 

"Ходай сезгә исән-сау гомер бирсен, Рөстәм хәзрәт! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!",- дип ассызыклады Фатыйх хәзрәт.


Нет комментариев