Бүген - 15 октябрьдә Чыбыклы авылы өчен сөенечле көн булды: капиталь төзекләндерүдән соң авыл мәдәният йорты ишекләрен ачты. Кунакларны гармунчылар матур көйләрен яңгыратып һәм чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алдылар.
Мәдәният йорты – ул авылның йөрәге: анда авылның мәдәни тормышы, гореф-гадәтләре саклана. Бу бина чыбыклыларның һәрберсе өчен илһам, шатлык һәм очрашулар урыны булсын.
Тантанада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов һәм бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.
Бүләкләр — игелекле эш өчен
Бәйрәм программасының төп өлешендә бүләкләү тантанасы узды. Нәтиҗәле хезмәттәшлеге, иганәчелеккә зур шәхси өлеше һәм Чыбыклы мәдәният йортын капиталь ремонтлау эшләрендә күрсәткән ярдәме өчен Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры Рияз Комаров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Объектны сыйфатлы һәм үз вакытында төзекләндерүне башкарган «СтройЖилСервис» ҖЧШ хезмәткәрләре — мастер Ралиф Абдульманов, инженер-сметчик Альбина Икомасова, түбә ябучы Алмаз Долгов шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Мәдәният — күңелне яктыртучы
— Нинди генә заман булмасын, мәдәният һәрвакыт кешенең күңелен яктыртты. Мәдәният йорты — иҗат дөньясы: биредә һәркем үзенә ошаган шөгыль сайлый ала. Җырларга, биергә, иҗат белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Рәхмәт шундый зур эшләрне башкаручыларга, — дип Чыбыклы мәктәбе директоры Җәмилә Мөхәммәтҗанова авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре белдерде.
Чара ахырында барысы да яңартылган, якты һәм җылы залга узды. Мәдәният учагының утлары сүнмичә, аның матур эшләре халкыбызны сөендерсен дигән теләкләрдә бәйрәм тәмамланды.
Нет комментариев