Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә гомерен баларга белем бирүгә багышлаган, бүгенге көндә Кадер авылы китапханәчесе булып хезмәт куючы Гөлфия Сөләйманованың күптән түгел дөнья күргән «Ятим бала язмышы» китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Очрашуга авторның туганнары, авылдашлары, дуслары һәм әдәбият, сәнгать сөючеләр җыелган иде. Чара барышында автор үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, китап язу турында фикерләре белән уртаклашты, киләчәккә булган хыяллары белән бүлеште. Китап чыгаруда ярдәм иткән барлык кешеләргә үзенең тирән рәхмәтләрен ирештерде. Кунаклар үз чиратында яңа китап турында фикерләре белән бүлештеләр. Әлеге китапның редакторы һәм рәссамы аның абыйлары - профессор, педагогика фәннәре докторы, Халыкара фәннәр академиясе мөхбире Рафис Шәймарданов һәм Раиф Шәймарданов.
Кичә ахырында үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина авторга матур теләкләрен җиткерде һәм алга таба да иҗат уңышлар теләде.
“Чара Әмир Сөләйманов, Данил Әхәтов, Рәфкать Шәймарданов башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Җыр, шигырь, гармун моңына бай кичә бик матур һәм күңелле узды”, - ди китапханәче Венера Галимова.
- фотолар үзәк китапханәдән
Нет комментариев