Яңалыклар

Зәйдә кызларга сәламәтлек һәм киләчәк турында сөйләделәр

Зәйнең «Ялкын» яшьләр клубында 2нче мәктәпнең 10–11 сыйныф укучы кызлары белән кызыклы һәм файдалы очрашу булды. Ул ике төп темага багышланды — үз сәламәтлеген саклау һәм киләчәктәге һөнәрне сайлау

Кызлар белән чакырылган экспертлар сөйләште

Иң беренче сүз хатын кыз сәламәтлеге һәм үзеңне даими кайгырту кирәклеге турында барды. 

Зәй үзәк дәваханәсенең акушер-гинекологы Любовь  Борисова сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәләре, үсү үзенчәлекләре, гигиена һәм репродуктив сәламәтлекне яшьтән саклау турында ышанычлы әңгәмә үткәрде. Җылы атмосферада кызлар белгечкә борчыган сорауларын бирделәр һәм кирәкле профессиональ киңәшләр алдылар.

Һөнәр сайлау һәм хезмәт итү перспективалары турында исә районның җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей  Иванов сөйләде. Ул өлкән сыйныф укучы кызларына һөнәрне сайлау буенча әңгәмә үткәрде.

Мондый комплекслы очрашулар кызларга үзләрен яхшырак аңларга, сәламәтлеген сакларга, шулай ук киләчәккә  карьера юлын аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.

 


Нет комментариев