Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне уңаеннан Зәй туган якны өйрәнү музеенда 1 сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасы узды.
Яшь кунаклар музей залындагы өстәлләр артына җыелып, тормышларындагы иң мөһим кешеләрнең берсе — әтиләре турында сөйләштеләр.
Музей хезмәткәре балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Аннары балалар чиратлашып үзләренең мавыгулары һәм игелекле эшләре турында кыска тарихлары белән уртаклаштылар.
“Җылы әңгәмәдән соң иҗади мастер-класс башланды. Балалар мавыгып кәгазь галстуклар ясадылар, аларга әтиләренә: "Син иң яхшысы!", "Мин сине яратам!, "Рәхмәт, әти!» дигән сүзләр яздылар. Кемдер эшләнмәне йөрәкләр һәм йолдызчыклар белән, ә кемдер кояш һәм елмаю белән бизәде. Теләкләр галстугын балалар өйләренә алып кайтып, аларны әтиләренә иң изге теләкләрен җиткереп тапшырдылар”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Дарья Гергюн.
- фотолар музейдан
Нет комментариев