8 ноябрьдә Зәйнең «Давыдов Арена» боз сараенда 2013 елгылардан төзелгән командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды.
Бозда Зәйнең “Яшьлек” командасы белән Актанышның “Лачын" уенчылары очрашты. Уен 14 : 0 исәбе белән «Яшьлек» командасы файдасына тәмамланды. Команданың тренеры - Кривенко Денис Юрьевич.
Нет комментариев