Зәйдә юл һәлакәтләрен булдырмау  белән бәйле профилактик чаралар үтә
Көн темасы

Зәйдә юл һәлакәтләрен булдырмау белән бәйле профилактик чаралар үтә

Республикада, шул исәптән Зәй районында Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар атналыгы башланды.

15 ноябрь – Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак  игълан ителде. 

Акциянең максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр санын киметү, юлда хокук бозуларга каршы көрәш проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу.

Саннар нәрсә сөйли?

Оператив мәгълүматлар буенча (31.10.2026) Татарстан Республикасы территориясендә 2 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 271 кеше һәлак булган һәм 3 049 кеше яраланган. Узган елның шушы чоры  белән чагыштырганда аварияләр күрсәткечләренең кимүе күзәтелә: юл – транспорт һәлакәтләре саны - 191 гә, һәлак булучылар саны-3 кә, яраланучылар саны 270 кә кимегән. 

Юл-транспорт һәлакәтләре иң авыр нәтиҗәләре каршы як хәрәкәт өчен полосага чыгу сәбәпле килеп чыга. Быел барлыгы 163 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 74 кеше һәлак булган һәм 260 кеше яраланган.

фото: редакция архивыннан
фото: редакция архивыннан

Балалар имин булсын

Балаларның юл-транспорт травматизмы аеруча борчый. Агымдагы ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 407 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 432 бала яраланган.   

9-15 ноябрьдә Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар: профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, мәгариф оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары узачак. 

Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр автомәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, яшь хәрәкәт инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.


Нет комментариев