Актив өлкән буын
Авыл һәм кеше

Актив өлкән буын

Районыбызның Аксар авылында яшәүче Раиф абый Шәйхиевка әле бер дә 91 яшьне бирерлек түгел.

Үз хуҗалыгын ныклы тәртиптә тотуы өстенә авыл мәчете территориясен елның нинди фасылына карамастан карап, җыештырып, төзек итеп тота ул. 

Бу көннәрдә генә авыл җирлегендә күчмә семинар үткән иде, бирегә җыелган район активы өлкән кешенең мәчет ишегалдында коелган яфракларны җыештырып йөрүен күреп хәйран калдылар.

“Күз тимәсен безнең Раиф абыйга, яшьләргә үрнәк ул, мәчетебез тирәсе ялт итеп тора. Ул биредә язын, җәен, көзен, кышын һәрчак үзенә эш таба. Рәхмәттән башка сүз юк аңа”, - диде авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов аның белән ике кул биреп күрешеп.

Раиф абый көздән тирәлекне җыештырып калу гына түгел, киләсе язда биредә шау чәчәкләр аллеясы үстерү өчен дә янып йөри. 

автор фотосы
автор фотосы

“Авылыбызда изге эшләргә күңел бирүче кешеләр бар Аллага шөкер! Менә мәчеткә керү юлында тимердән коеп махсус клумба ясарга җыенабыз, язын анда чәчәкләр утыртып, иман йортыбызны тагын да күркәм итү исәбебез. Мәчет яшьләребезне дә тарту урыны булсын дип телим”, - ди Шәйхиев.

Үзе биш вакыт намазын калдырмаучы, авылдашларына дини йолаларны үтәүдә һәрчак ярдәмгә килүче өлкән кешегә Ходай алга таба да сихәтлек бирсен.


Нет комментариев