Зәй укучысына сугышчыларга маскировка челтәрләре  үрүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерелде
Яңалыклар

Зәй укучысына сугышчыларга маскировка челтәрләре үрүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерелде

Зәй шәһәренең 7нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы Валерия Агапова махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре үргән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Бүләкне яшь волонтерга Поручик авыл җирлеге башлыгы Ильмира Хаджаева тапшырды. Лера - җирлекнең иң яшь волонтеры: җәй буе һәм көзге каникулларда ул әбисе янына Сәрәпәлегә кайтып, сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрә. 

"Безнең белән булуың өчен рәхмәт, Лерочка! Без синең белән горурланабыз!” — диде Ильмира Хаджаева бүләкне тапшырганда.

Сәрәпәле - зур булмаган авыл, ләкин монда мөһим эш кайный. Җирле хатын-кызлар челтәрләрне 2025 елның апрелендә үрә башлаган һәм бу вакыт эчендә алар инде 261 челтәр үреп хәрби зонага озаткан.


Нет комментариев