Тукайлылар район оешуга илле ел тулуны бәйрәм итә
Яңалыклар

Тукайлылар район оешуга илле ел тулуны бәйрәм итә

Бүген күрше Тукай муниципаль районы 50 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Әлеге уңайдан тантаналы чара Чаллының “Энергетик”  Мәдәният йортында  үтә. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде.

Чара кысаларында Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә  делегация катнаша. 

Бәйрәм уңаеннан “Энергетик” Мәдәният йорты каршында хәрби техника һәм легендар КАМАЗ машиналарыннан күргәзмә тәкъдим ителде.

  • Фото "Чаллы-ТВ" МАХ каналыннан.

Нет комментариев