Зәйнең «Россиядә эш» кадрлар үзәге яңа уку елында һөнәри юнәлешле очрашулар циклын кабат башлап җибәрде: 900 дән артык укучы үзләре өчен эшче һөнәрләре дөньясын ачачак.
Зәй районы буенча «Россиядә эш» кадрлар үзәге шәһәр мәктәпләренең VIII һәм IX сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашулар циклын башлап җибәрде. Чаралар «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә һәм яшьләрне иртә һөнәри юнәлешкә тартуга һәм төбәкнең кадрлар потенциалын формалаштыруга юнәлдерелгән. Уку елы ахырына кадәр 900дән артык укучы җәлеп ителәчәк. Партнер булып Зәй политехник көллияте тора.
Беренче очрашу татар гимназиясе укучылары белән
Кадрлар үзәгенең карьера консультанты балаларны кадрлар үзәге эше белән таныштырды. «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасы ярдәмендә клавишага бер-ике басуда вакансия табарга яки резюме төзергә, максатчан укытуның ничек эшләве, район һәм республика предприятиеләренә нинди белгечләр аеруча кирәк булуы турында белделәр. Эшче һөнәрләренә аерым басым ясалды - бүген нәкъ менә алар яшьләр өчен ышанычлы старт мәйданчыгына әверелә: тотрыклы мәшгульлек, лаеклы хезмәт хакы һәм реаль карьера перспективалары.
Аннары укучылар профориентация тестын үттеләр һәм эшчәнлекнең кайсы өлкәсе аларга иң якын булуын билгели алдылар. Тест нәтиҗәләре алга таба шәхси эш өчен башлангыч нокта булачак: балалар IX сыйныфтан соң кая укырга керергә, Зәй политехника көллиятенең нинди белгечлекләр тәкъдим итүен һәм булачак һөнәрне сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә икәнен беләчәкләр.
Төп максат
Очрашулар циклының төп максаты — тугызынчы сыйныф укучыларына эшче һөнәрләренең заманча, абруйлы һәм кирәкле булуын күрсәтү. Һөнәр сайлау шикләнүләрдән башланырга тиеш түгеллегенә төшендерү. Максатчан укыту ышанычлы күпер кебек эшли: студентның уку вакытында ук предприятие белән килешүе бар, димәк, укуын тәмамлагач, аны эш урыны көтә дигән ышаныч та бар.
Мондый чаралар «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында икътисадның төп тармакларын кадрлар белән тәэмин итү, белгечләр әзерләүнең һәм яшьләрне нәтиҗәле һөнәри юнәлеш бирүнең заманча һәм сыгылмалы механизмнарын булдыру өчен гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев