Спорт

Зәй баскетболчылары икенче урында

24-26 сентябрьдә Зәйнең «Старт» спорт комплексында 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге (2012-2013 еллар) уеннары узды

Анда Б төркемендә  Әлмәт, Кама Аланы, Азнакай, Сарман, Зәй шәһәрләреннән 5 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 

1 урын – Әлмәтнең “Девон” командасы;

2 урын – Зәйнең “Барс” уенчылары;

3 урын – Кама Аланының 5нче мәктәбе командасы. 

Ярышларда иң  яхшы уенчыдип Зәйдән Дмитрий Селеверстов танылды. Иң яхшы җиңел Форвард исемен Эмиль Хәбибуллин яулады. Команданың тренеры  – Камран Асадов.

  • фото спорт идарәсеннән

Нет комментариев