2026 елда талпан активлыгы сезоны башланганнан бирле Зәй районында 124 кеше талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән.
Сентябрьдә 11 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу хакта Зәй үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резеда Абзалова хәбәр итә.
"Талпан инфекцияләре сезоны дәвам итә. Бик җылы көз урнашты һәм күп кенә кешеләр хәзер урманга гөмбә җыярга һәм табигатьтә ял итәргә чыга, шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә һәм урманда йөреп кайтканнан соң үзеңне җентекләп карарга кирәк», — дип билгеләде белгеч.
Белгеч урманга барганда ябык киемнәрдән файдаланырга, биек үләнле һәм куаклы урыннарда булмаска тырышырга, ә табигатьтән кайткач тәнне, киемнәрне һәм йорт хайваннарын карарга киңәш итә. Талпан кадалганда кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев