Мәдәният һәм сәнгать

Мирныйның мәдәният хезмәткәрләре яңа сезон алдыннан энергия белән тулыланды

Иҗат сезоны ачылу алдыннан шәһәр мәдәният йорты коллективы табигатьтә күчмә чара үткәрде

Формаль булмаган шартларда артистлар, студия җитәкчеләре һәм техник персонал тыгыз график алдыннан команда рухын ныгыту өчен очрашты.

Очрашу вакытында дустанә атмосферада киләсе елның төп проектлары һәм премьералары турында фикер алыштылар. Шәһәр мәдәният йорты директоры Фәннүр Миннекәев сүзләренә караганда, мондый сәяхәтләр күркәм традициягә әверелгән: алар сезон башлануга яңа көч һәм иҗади илһам белән якын килергә ярдәм итә.

Көн программасында хезмәтеәрләр фикер алышуы гына түгел, ял итү дә – саф һава, гитарага җырлар, җылы сөйләшүләр һәм уен-көлке дә бар иде. Хәзер шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачылар белән очрашуга тулысынча әзер һәм барысын да яңа сезон чараларына чакыралар.

  • Фотолар мәдәният йортыннан.

Нет комментариев