«Зәй сезнең белән» («Заинск с Vами») хәрәкәте волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның мөһим заказларын үтиләр, алар арасында зур күләмле маскировка челтәрләренә дә заявкалар күп
Хәрәкәт җитәкчесе Елена Хисаметдинова билгеләп үткәнчә, сугышчылар үзләренә нәкъ нинди челтәрләр кирәклеген турыдан-туры хәбәр итәләр, ә волонтерлар заказны мөмкин кадәр төгәл һәм тиз үтәргә тырышалар.
12 метрга 12 метр зурлыктагы челтәрләргә сорау зур
Хәзер аеруча 12 метрга 12 метр зурлыктагы челтәрләргә сорау зур: мондыйлары, мәсәлән, һава һөҗүменә каршы оборона бүлекчәләренә кирәк. Хәзерге вакытта шундый 30–40 заказ эш процессында. Мондый зурлыктагы челтәрне волонтерлар дүрт көндә үреп бетергән. Хәрби зонага ул махсус транспорт белән озатылачак.
Мондый зурлыктагы челтәр үрү – ул зур хезмәт. Уңайлы булсын өчен маскировка үрүче хатын-кызлар процесста челтәрне бүлеп үреп, төреп барганнар. Аның авырлыгы да аз түгел.
Якты Күл волонтерлары 6 метрга 10 метр зурлыктагы челтәр үрә
Зәй районында маскировка челтәрләрен үрү белән берьюлы 35 ноктада шөгыльләнәләр. Якты Күл авылы волонтёрлары да актив эшлиләр: алар нәкъ менә зур күләмле челтәрләр үрүгә махсуслашкан. Бу процесс тырышлык, сабырлык һәм төгәллек таләп итә, чөнки һәр челтәрнең сыйфаты алгы сызыктагы сугышчыларның иминлегенә турыдан-туры тәэсир итә.
Бүгенге көнгә Якты Күл волонтерлар командасы инде 651 маскировка челтәре үргән. Аларның соңгысы — 6 метрга 10 метр зурлыктагысы — зур объектларны нәтиҗәле капларга мөмкинлек бирә. Мондый продукциянең һәр төене һәм һәр метры — гомуми эшкә кертелгән чын өлеш һәм махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә зур ярдәм.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, маскировка челтәрләре үрү өчен тукыма сатып алуга акчалар халыктан җыела.
- Фотолар волонтерлардан.
Нет комментариев