27 сентябрьдә Иске Зәйдә Богоявление Господне чиркәве территориясендә өмә уздырылды
Өмәдә «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистлары катнашты.
Әлеге чиркәү калкулыкта төзелеп, зәйлеләрнең горурлыгы булган. Ул 1881 елда төзелгән. Узган гасырның 30нчы елларында чиркәү ябылып, анда «Маяк» кинотеатры эшли башлый. Колокольня, алтарь өлеше сүтелеп, пыяла шешәләр тапшыру пункты төзелә. 80нче елларда бина бушап, җимерелә башлый. Бүгенге көндә чиркәүне торгызу эшләре бара.
“Бу үзенчәлекле көндә бергә башкарылган хезмәт үзенчәлекле мәгънә алды. Өмә вакытында коры агачлар чабылды, чүп-чар җыелды. Эш чиркәү тирәсендәге территорияне һәм диварларын тәртипкә китерергә ярдәм итте — шундый тәртип берничә ай дәвам итәчәк”, - ди «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.
Бу чистарту бер тапкыр гына үткәрелгән чара түгел, ә изге традиция: чиркәү территориясендә өмәләр 2022 елдан башлап ел саен уза.
- Фотолар “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсеннән.
Нет комментариев