5 ноябрьдә Түбән Кама шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелегенә ачык турнир узды.
Анда Зәйдән тренерлар Анатолий Терентьев һәм Радик Маврин кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре белән зәйлеләр лаеклы горурлана ала. Җиһаншин Данэль 32 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды (тренеры Маврин).
Спирин Егор 38 кг авырлык категориясендә, Журавлев Артем 44 кг авырлык категориясендә 2 урыннарны алдылар (тренер Терентьев).
- фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев