Тамара Тыткинага бүген - 85 яшь
Нәкъ менә бүген, 11 ноябрьдә күркәм юбилеен билгеләүче Тамара Васильевна хезмәт юлын яраткан һөнәренә багышлаган, яшь буынны белемле, тәрбияле итүгә омтылган Зәебезнең мөхтәрәм заты.
Йөрәк кушкан юл
Тамара Васильевна Зәй районының Нератовка авылында укытучы гаиләсендә туа. Педагогика аңа тумыштан ук әзерләнгән кебек тоелса да, язмыш башкача хәл итә. Әти-әнисе кызларын башка һөнәрдә күрергә телиләр. Ул медучилищега укырга керә, аннары финанс техникумында укый. Ләкин, кем әйтмешли, язмыштан качып булмый, барлык юллар аны барыбер педагогикага алып килә. Башта ул шәһәрнең ГПТУ-60 һөнәри белем йортына килә, аннары әлеге уку йорты СПТУ-32, СПТУ-98, агролицей һәм көллияткә әйләнә.
Нинди генә үзгәрешләр булса да Тамара Тыткина шәһәребезнең һөнәр училищеларында хезмәтен дәвам итә. Шуңа да Тамара Васильевна укытучылыкны үз тормышының мөһим өлеше дип атый.
Остаз һәм җәмәгать эшлеклесе
Ә инде лаеклы ялга чыккач Тамара Васильевна 80 яшенә кадәр «Яңа шәһәр» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе булып эшләде. Аның энергиясе һәм битараф булмавы аркасында «Яңа шәһәрдә» ышаныч һәм үзара ярдәм атмосферасы барлыкка килде. Кешеләр әлегә кадәр аның янына киңәш һәм ярдәм сорап киләләр, һәм ул беркемне дә кире какмый, чөнки торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре белән аның яхшы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләре урнашкан.
Ул үзенең студентлары белән дә элемтәне саклап калган. Уку йортын 40 ел элек тәмамлаган СПТУ-60 укучылары да аның белән һаман да аралашып яшиләр.
Хәзерге вакытта Тамара Тыткина, районыбызның талантлы сәнгать әһеле булган улы Владислав белән яши, улының кадер-хөрмәтендә көн күрә.
“Минем өчен ул — тормыш ориентиры, остаз һәм психолог, яратучы әни һәм дус", — ди Владислав кадерле кешесенә карата булган тирән җылылык белән.
Нет комментариев