Зәй районы авылларында бүгеннән үзара салым мәсьәләсе буенча җыеннар башланды.
Халык белән очрашуларда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район Советының оештыру эшләре бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Фаршатова, авыл җирлекләре башлыклары катнаша.
Иң беренче җыен районның Имәнлебаш авылында узды. Көн дәвамында тагын 21 авылда халык белән очрашып үзара салым күләмен билгеләү, җыелачак акчаны нәрсәгә тоту мәсьәләсе уртага салып сөйләшенә.
Нет комментариев