Зәй үзәк район дәваханәсендә планлы вакцинация дәвам итә. Халык сезонлы грипптан һәм башка инфекцияләрдән прививка ясата ала.
Пациентларга уңайлы булсын өчен прививка кабинеты штат режимында эшли. Вакциналар препаратка һәм медицина күрсәткечләренә бәйле рәвештә, укол ясап яки интраназаль рәвештә кертелә. Процедура алдыннан табиб консультациясе кирәк.
Үзәк район дәваханәсендә шулай ук гриппка каршы вакцинация хәтта ял көннәрендә һәм төнлә кабул итү бүлегендә дә ясала. Ә эш көннәрендә яшәү урыны буенча беркетелгән медицина учреждениесендә прививка ясатырга мөмкин. Авыл халкы ФАПларда прививка ясата ала.
Вакцинацияне вакытында ясату грипп йоктырган очракта да аны җиңелчә кичерергә ярдәм итәчәк һәм төрле ялкынсынулар куркынычын киметә, диләр белгечләр.
Нет комментариев