Зәй район үзәк дәваханәсе табибы гриппка каршы кемгә һәм кайчан прививка ясатырга кирәклеген сөйләде
Көз башыннан гриппка каршы сезонлы вакцинация башлана. Ни өчен прививканы ел саен ясарга кирәк, кемнәргә ул аеруча мөһим булуы турында район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резидә Абзалова мәгълүмат бирде.
Табиб киңәше
- 2026-2027 еллар сезонына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы вакциналар составы буенча киңәшләрне яңартты. Россиядә штаммнарның актуаль җыелмасы булган препаратлар кулланылачак. Массакүләм вакцинация өчен үзебезнең илдәге инактивлаштырылган вакциналар кулланыла. Алар арасында «Совигрипп», «Гриппол плюс», «Флю-м» һәм «Утрикс Квадри» бар. Соңгысы дүрт валентлы һәм грипп вирусының дүрт штаммыннан саклый. Конкрет препаратны һәм аны куллану мөмкинлеген табиб пациентның яшен һәм сәламәтлеге торышын исәпкә алып билгели.
Вакцинация өчен иң яхшы вакыт — сентябрь һәм октябрь. Вакцина керткәннән соң организмга саклагыч иммунитет формалаштыру өчен уртача ике-дүрт атна вакыт кирәк. Көз башында прививка ясасаң, авырудан саклау ноябрь ахырына һәм аннан соңгы кыш айларына туры килә торган авыруларның актив күтәрелүенә кадәр формалашырга өлгерәчәк. Шул ук вакытта вакцинацияне соңрак та үткәрергә мөмкин.
Грипп вируслары даими үзгәреп тора. Ел саен белгечләр вирусның нинди вариантлары яңа эпидсезонда әйләнештә булачагын фаразлый. Әлеге мәгълүматлар нигезендә вакциналар составы яңартыла. Нәкъ менә шуңа күрә узган елгы прививка яңа сезонда вакцинацияне тулысынча алыштыра алмый, - ди Резидә Абзалова.
Кемгә вакцинация аеруча кирәк?
- балаларга;
- 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә;
- йөкле хатыннарга;
- хроник авырулы пациентларга;
- медицина хезмәткәрләренә;
- укытучыларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә;
- кошчылык, дуңгызчылык һәм терлекчелек предприятиеләре хезмәткәрләренә;
- зоопарк хезмәткәрләренә һәм терлекләр белән профессиональ элемтәдә булган башка кешеләргә тәкъдим ителә.
Вакцинациянең төп максаты – авыруны тулысынча бетерү түгел, ә гриппның авыр агымы һәм катлауланулар барлыкка килү куркынычын сизелерлек киметү. Яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникада бушлай прививка ясатырга мөмкин. Балаларны шулай ук мәгариф учреждениеләренең медицина кабинетларында да вакцинациялиләр.
Нет комментариев