Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәйдә сәламәт яшәү серләре турында фикерләштеләр

23 апрельдә Зәйнең Мирный бистәсе китапханәсендә «Сәламәтлек юлында алга» дип аталган фестиваль-конкурс кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган матур чара узды.

Анда  5нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары, актив китап укучылар катнашты. Чарада "Мирный”, “Бөгелде”, “Икмәк кабул итү бистәсе” территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре  Гөлбану Галяминская, Мария Гарапшина,  Людмила Архиреева да булдылар.

Китапханәче Эльвира Архипова катнашучылар белән сәламәт яшәү рәвеше иленә “сәяхәт” оештырды. Шаян клоун ролендә  Людмила Архириева балалар белән физкультминут үткәрде. Балаларга сәламәт яшәү рәвешен саклау өчен лайфхаклар турында сөйләде.

Гөлбану Галяминская, «Балалар елмаюы» исемле файдалы җиләк-җимеш салаты рецепты белән уртаклашты, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең файдасы турында сөйләде. Чара ахырында кунаклар тәмле һәм файдалы салат белән ләззәтләнә алдылар .

Мария Гарапшина, баш мие эшчәнлеген үстерү өчен нейрокүнегүләр  уздырды. Шулай ук корткычлардан һәм авырулардан химик матдәләр кулланмыйча эко-уңышны үстерү серләре белән дә уртаклашты.

«Сәламәт тәндә – сәламәт рух» китап-иллюстратив күргәзмәсендә саулык турындагы китаплар тәкъдим ителде, күргәзмә үзләренең сәламәтлек торышына битараф булмаган һәркемгә файдалы булды.

фотолар Мирный бистәсе китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев