Зәй үзәк район дәваханәсендә өлкәннәргә диспансеризация узу кирәклеге турында искә төшерделәр
Җәйге чор — өлкән яшьтәге кешеләрне профилактик тикшерү өчен аеруча уңайлы вакыт, диләр белгечләр.
Чөнки чиратлар азрак — җәй көне поликлиникаларга йөкләнеш кими, шуңа күрә тикшерүне тизрәк һәм уңайлырак узарга мөмкин. Моннан тыш инфекцияләр йоктыру куркынычы да көзге-кышкы чорга карый азрак. Ә менә эссе һава торышы хроник авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкин.
Зәй районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны шәһәр поликлиникасына диспансеризация узу өчен китерү программасы гамәлдә. Бу «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән Зәй үзәк район дәваханәсенең «Гаилә» илкүләм проекты «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган уртак эше.
Махсуслаштырылган автотранспорт авыл халкын хастаханәгә бушлай илтә һәм алып кайта. Бу сәламәтлек торышы яки транспорт булмау аркасында медицина учреждениеләренә мөстәкыйль йөрү белән кыенлыклар кичерүчеләр өчен аеруча мөһим .
2025 ел йомгаклары буенча Зәй үзәк район дәваханәсенә диспансеризация узу өчен 900 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелгән, алар арасында — 70 инвалид кеше дә бар. 2026 елда тагын 850 кешене илтү планлаштырыла.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев