23 апрельдә Зәй үзәк район дәваханәсенең терапия бүлегендә хезмәтне саклау айлыгы кысаларында чара узды.
Аның төп максаты – травматизмны һәм һөнәри авыруларны профилактикалау.
Хезмәтне саклау буенча белгеч Мәҗит Бакиев билгеләп үткәнчә, мондый чаралар хезмәтне саклауга кагылышлы хилафлыкларны вакытында төзәтергә һәм коллективның сәламәтлеген сакларга ярдәм итә.

Өлкән шәфкать туташы Хәдичә Фирстова җитәкчелегендә персонал өчен лимфодренаж гимнастикасы үткәрелде. Шулай ук эш урыннарында шартларны яхшырту буенча конкурслар уздырылды.
фотолар үзәк дәваханәдән
Нет комментариев