Зәй табиблары гепатит һәм сезон инфекцияләрен кисәтү буенча белем алды
30 июльдә Зәй үзәк район дәваханәсенең профилактика кабинеты медицина хезмәткәрләре йогышлы авыруларны профилактикалау актуаль мәсьәләләренә багышланган методик онлайн-семинарда катнаштылар.
Халыкара гепатитка каршы көрәш көненә (28 июль) багышланган бавыр авыруларын профилактикалау атналыгы кысаларында республика дәваханәсе табиб-инфекционисты вируслы гепатитлар турында чыгыш ясады. Семинарның икенче өлешен сезонлы йогышлы авыруларны булдырмау темасына багышладылар.
Эчәк инфекцияләре арасында ротавирус, норовирус һәм энтеровируслар лидерлык итә, трансмиссивлар арасында — талпан энцефалиты, Лайм авыруы, көнбатыш Нил бизгәге. Табибларга махсус булмаган профилактика алгоритмнарын искә төшерделәр: кулларны юу, кайнатылган яки шешәләргә салынган су, азык-төлекне термик эшкәртү, репеллентлар һәм саклагыч киемнәр куллану, шулай ук эндемик төбәкләргә барыр алдыннан вакытында вакцинацияләү.
Моннан тыш, «Медицина учреждениеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген ныгыту» корпоратив программасы кысаларында медицина хезмәткәрләрен сәламәт тукландыру буенча вебинар узды. Спикерлар ассызыклаганча, баланссыз туклану - хроник йогышлы булмаган авырулар куркынычының төп факторларының берсе.
Семинар материаллары профилактика эшендә куллану һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү өчен тәкъдим ителде.
фото: үзәк дәваханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев