Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй үзәк район дәваханәсе табиб-наркологы синтетик наркотикларның куркынычына тукталды

Ни өчен синтетик наркотиклар аеруча куркыныч, аны кулланучыларда бәйлелек никадәр тиз үсә һәм яшүсмерләрнең ата-аналарын һәм якыннарын баладагы үз-үзләрен тотышындагы нинди үзгәрешләр сагайтырга тиеш? Бу хакта 30 елдан артык һөнәри тәҗрибәсе булган район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Илфат Салихов сөйләде.

- Наркомания хәзерге җәмгыятьнең иң җитди куркынычларыннан берсе булып кала бирә. Зәй районында балигъ булмаганнар арасында вазгыять тотрыклы булуга карамастан, проблема элеккечә ата-аналар, педагоглар, медиклар һәм бөтен җәмгыять тарафыннан даими игътибар таләп итә. Әгәр элек табигый наркотиклар ешрак очрый торган булса, бүген синтетик матдәләр зур куркыныч тудыра. Аларны ясалма юл белән ясыйлар, ә организмга йогынты күпкә көчлерәк һәм аны куллануны алдан белеп булмый. Әгәр беренче кулланудан соң кеше эйфория тойгысы кичергән икән, бәйлелек үсеше куркынычы сизелерлек арта. Нәкъ менә шуңа күрә тыелган матдәләр белән экспериментларга зарарсыз кызыксыну буларак карарга ярамый. Яшүсмерләрнең якыннарын беренче чиратта баладагы кискен үзгәрешләр сагайтырга тиеш. Бу аралашу даирәсе кискен үзгәрү,  яшеренлек һәм ялгызлыкка омтылу,  йокы режимы бозылу,  ярсучанлык, укуга, эшкә һәм элекке мавыгуларга кызыксынуны югалту,  өйгә соң кайту, тирә-юньдәгеләрдән даими ябылу теләге арту. Ә инде тиз арада тикшерүләр үткәреп наркотикларга бәйлелек ачыкланганда, дәвалау курсларын тизрәк башлау кирәк. Беренче этапта табиблар организмга авыр интоксикацияне җиңәргә ярдәм итәләр, йөрәк һәм баш мие эшенә ярдәм итәләр. Пациентка медикаментоз терапия, детоксикация, йокыны һәм эмоциональ халәтен нормальләштерү өчен препаратлар билгелиләр. Хәлне тотрыкландырганнан соң тернәкләндерү этабы башлана. Инде савыкты дигәч тә дәвалану тәмамланмый. Бик күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үз тормышын үзгәртү теләгеннән һәм якыннарының ярдәменнән тора. Шулай булганда, тулысынча савыгу мөмкин. Тик шунысы да бар, наркотикларга тартылу беркадәр вакыт үткәч тә кире кайтырга мөмкин, шуңа да бер бәйлелектә булган кешене даими контрольдә тоту яхшы.  Иң мөһиме - кешене үз проблемасы белән ялгызы гына калдырмау. Ярдәмне никадәр иртәрәк алса, сәламәтлеген, гаиләсен һәм киләчәген саклап калу мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк,  — дип сөйли Илфат Салихов.

А.Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев