Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәй үзәк дәваханәсе табибы җенси юл белән йога торган инфекцияләрне ничек белергә икәнен аңлатты

Җенси юл белән йога торган инфекцияләрне профилактикалау атналыгы кысаларында Зәй үзәк дәваханәсе табиб-дерматовенерологы Бахрамджон Ишматов кайсы йогышлы авыруларның ешрак очравы, үз-үзеңне дәвалауның ни өчен куркыныч булуы һәм үз сәламәтлегеңне ничек саклау турында сөйләде.

13-19 июльдә Россиядә җенси юл белән йога торган инфекцияләрне профилактикалау атналыгы уза. Заманча медицина үсешенә карамастан, мондый авырулар киң таралган проблема булып кала бирә. Күп кенә инфекцияләр озак вакыт ачык симптомнарсыз уза, ләкин дәвалау булмаганда җитди катлаулануларга китерергә мөмкин.

"Пациентлар ешрак микоплазма, уреаплазма инфекцияләре, шулай ук бактериаль вагиноз белән авырый. Бу авыруларның күбесе, әгәр кеше вакытында кабул итүгә килеп, табибның барлык киңәшләрен үтәсә, уңышлы дәвалана", - ди Бахрамджон Ишматов.

Белгечкә җенес органнардагы борчулы һәртөрле сәбәп белән  мөрәҗәгать итәргә була. Борчулы симптомнар арасында — кычыту, яндыру, уңайсызлык, гадәти булмаган бүлендекләр һәм элек булмаган башка үзгәрешләр.

Шул ук вакытта табиб үз-үзеңне  дәвалау белән шөгыльләнергә киңәш итми. Аның сүзләренчә, антибиотикларны контрольсез куллану диагностиканы шактый катлауландырырга мөмкин.

"Әгәр кеше мөстәкыйль рәвештә антибиотиклар кабул итә башласа, инфекция кузгатучы вакытлыча басылырга мөмкин. Пациент табибка килгәч, анализ нәтиҗәләре инде һәрвакытта да авыруның чын картинасын чагылдырмый. Шуңа күрә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә шунда ук белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип ассызыклый дерматовенеролог.

Табиб кеше папилломасы вирусына (ВПЧ) аерым игътибар бирә. Бу дөньяда иң киң таралган вируслы инфекцияләрнең берсе. Күп кешеләр вирус йөртүче булып тора һәм хәтта бу хакта шикләнми дә. Яхшы иммунитет булганда инфекция озак вакыт үзен берничек тә күрсәтмәскә мөмкин, әмма организмның саклану көчләре кимегәндә вирус активлашырга сәләтле.

Шуңа күрә  лайлалы тышчаларда теләсә нинди шешләр барлыкка килгәндә табибка баруны кичектерергә кирәкми.

Кайбер инфекцияләрне диспансеризация вакытында да ачыкларга мөмкин. Профилактик тикшеренүләр программасына канның сифилис, ВИЧ-инфекция һәм вируслы гепатитларга анализлары керә. Әмма җенси юл белән йога торган барлык инфекцияләр дә диспансеризация кысаларында билгеләнми. Шикаятьләр булганда табиб өстәмә лаборатор тикшеренүләр билгели ала.

Күп кенә пациентларны конфиденциальлек мәсьәләсе борчый. Бахрамҗон Ишматов сәламәтлек торышы турындагы бөтен мәгълүмат табиблар сере булып тора, дип ышандыра. Пациентлар турындагы белешмәләр чит затларга тапшырылмый, ә медицина документациясе сәламәтлек саклау учреждениесендә генә саклана.

Тагын бер мөһим кагыйдә - ике җенес партнеры да дәваланырга тиеш. Югыйсә, уңышлы үткәрелгән терапиядән соң да кабат йоктыру куркынычы зур.

Белгеч билгеләүнчә авыруны йоктыруның  төп юлы — җенси юл. Шул ук вакытта аерым инфекцияләр, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәндә, сирәк очракта контакт-көнкүреш юлы белән йога ала. Нәкъ менә шуңа күрә индивидуаль гигиена чараларыннан файдаланырга һәм элементар санитария кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Бахрамҗон Ишматов Татарстанда инде дүрт ел, ә Зәй үзәк район дәваханәсендә  ике ел эшли. Моңа кадәр ул Иркутск өлкә тире-венерология диспансерында хезмәт иткән. Югары медицина белемен Таҗикстанда алган, дерматовенерология буенча интернатура узган һәм Россиянең әйдәп баручы медицина үзәкләрендә даими рәвештә квалификациясен күтәрә.

А.Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев