Табиб вируслы гепатиттан сакланырга чакыра
Ел саен 28 июльдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вируслы гепатит авырулары турында искә төшерә.
Бу авыруларның нәрсә белән куркыныч булуы һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында Зәй район үзәк дәваханәсе табиб-инфекционисты Әнвәр Нәбиуллин сөйли:
- Вируслы гепатит – ул бавыр ялкынсынуы. Бүгенге көндә фәндә биш төре билгеле: А, В, С, D һәм Е гепатитлары. А һәм Е гепатитларын еш кына «пычрак кул авырулары» дип атыйлар. Алар пычранган су һәм азык-төлек: юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш, чи диңгез продуктлары аша тапшырыла. Ләкин Е гепатиты йөкле хатыннар өчен өченче триместрда бик куркыныч: ул бала төшерүгә яки яралгының үлеменә китерергә мөмкин. В гепатиты - җитдирәк дошман. Ул кан аша (салганда, стериль булмаган энәләр һәм инструментлар кулланганда), җенси юл белән һәм бала тапканда йогышлы анадан балага күчә. Монда беренче планга вакцинация чыга. Яңа туган сабыйларга гепатиттан беренче прививканы тормышның беренче 24 сәгатендә үк ясыйлар. Бу озак елларга ышанычлы калкан.
Ә D гепатиты үзеннән-үзе яшәми. Аны кеше В гепатиты белән авырган очракта гына йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә В гепатитыннан саклану автомат рәвештә Dдан да саклый.
С гепатиты исә симптомсыз башлануы белән куркыныч. Кеше еллар буе авыру турында сизми дә кала, җиңелчә арыганлык кына сизә, аны стресска һәм йокысызлыкка сылтый. Шул арада вирус бавырны ашый, циррозга һәм яман шешкә китерә. Ул күбесенчә кан аша тапшырыла — наркотиклар кулланганда, тату-салоннарда һәм косметология кабинетларында стериль булмаган инструментлар кулланганда булырга мөмкин.
Вируслы гепатитларның гомуми симптомнары охшаш:
* тире һәм күз акларының саргаюы (сарылыгы);
* сизелерлек хәлсезлек һәм тиз ару;
* күңел болгану, аппетит югалту;
* уң яктагы кабырга астында авырту сизү.
Бу билгеләрнең кайсысы барлыкка килсә дә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Шунда ук терапевтка яки инфекционистка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иртә диагностика – дәваланудагы уңышның яртысы.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев