Табиб-травматолог җәй көне җәрәхәтләрдән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде
Зәй үзәк район дәваханәсе табиб-травматологы Сергей Эсаулов зәйлеләргә җәйне куркынычсыз уздырырга ярдәм итәчәк киңәшләр бирде.
Җәй — ял, сәфәр, актив күңел ачу вакыты. Әмма нәкъ менә шушы чорда табиблар юл-транспорт һәлакәтләре, балаларның гамьсезлеге, спорт белән шөгыльләнү, дачада эшләү һәм су буенда ял итү белән бәйле җәрәхәтләр санының артуын билгелиләр. Белгеч сүзләренчә, җылы һава торышы башлану белән юлларда алган җәрәхәтләр саны сизелерлек арта.
- Җәй көне транспорт хәрәкәте интенсивлыгы арта, күп кенә машина йөртүчеләр тизлекне арттыра башлый. Ишегалды территорияләре аеруча куркыныч, анда көтмәгәндә машина юлына балалар йөгереп чыгарга мөмкин. Кызганычка каршы, нәкъ менә шушы чорда балигъ булмаганнар катнашындагы һәлакәтләр саны арта, - дип билгеләп үтә Сергей Павлович.
Электр самокатларының, велосипедларның һәм башка чараларының популярлыгы табибта аерым борчу уята.
- Еш кына балалар һәм яшүсмерләрнең куркыныч трюклар башкаруларын, бер самокатта икәү яки өчәү йөрүләрен, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләрен күрергә була. Теләсә нинди саксыз хәрәкәт җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, бигрәк тә янәшәдә автомобиль хәрәкәт итсә, — ди травматолог.
Травмпунктка җәйге мөрәҗәгатьләрнең тагын бер киң таралган сәбәбе – балалар мәйданчыкларында бәхетсезлек очраклары.
- Кечкенә балалар бик хәрәкәтчән һәм куркынычны һәрвакытта да аңлап бетермиләр. Алар таганнардан сикерергә, карусель астына эләгергә яки уен вакытында җәрәхәт алырга мөмкин. Ата-аналарга телефонга игътибарны юнәлтмәскә һәм баланы даими рәвештә күз уңында тотарга кирәк, - дип ассызыклый Сергей Эсаулов.
Каникуллар җитү белән спорт җәрәхәтләре саны да арта. Футбол, волейбол, баскетбол һәм башка хәрәкәтчән уеннар кайвакыт имгәнүләр, тайпылышлар һәм сынулар белән тәмамлана.
Бакча эшләре сезонында да куркыныч сагаларга ихтимал. Секаторлар, триммерлар, бензин пычкылары һәм башка электр инструментларын куллану куркынычсызлык техникасын төгәл үтәүне таләп итә.
- Еш кына җитди җәрәхәтләрнең сәбәбе элементар саксызлык була. Кешеләр саклагыч тышчалардан, күзлек һәм перчаткалардан башка эшли, инструментны эксплуатацияләү кагыйдәләрен санга сукмыйлар. Бу кул, күз һәм тәннең башка өлешләренә авыр җәрәхәтләр китерергә мөмкин, - дип кисәтә табиб.
Җәй көне сулыкларда бәхетсезлек очраклары куркынычы зур. Сергей Павлович сүзләренчә, балаларга аерым игътибар бирергә кирәк.
- Бала, хәтта яхшы йөзсә дә, зурлар карамагыннан башка су буенда булырга тиеш түгел. Ата — аналарга яр буенда һәм суда ял иткәндә балаларын даими контрольдә тотарга кирәк, - дип искә төшерә белгеч.
Табиб шулай ук гади, әмма нәтиҗәле профилактика чараларын үтәргә киңәш итә. Велосипедта, самокатта яки роликларда йөргәндә саклагыч экипировка — шлем, тез һәм терсәклек кулланырга кирәк. Бу чаралар егылганда баш һәм очлыкларның авыр җәрәхәтләнү куркынычын сизелерлек киметә.
Шулай ук электр инструменты белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, индивидуаль саклану чараларын куллану мөһим.
- Җәй яхшы тәэсирләр генә китерергә тиеш. Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз! – диде травматолог-табиб Сергей Эсаулов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев