Табиб-инфекционист Әнвәр Нәбиуллин: Гепатит – куркыныч авыру
Сәламәтлек

Табиб-инфекционист Әнвәр Нәбиуллин: Гепатит – куркыныч авыру

Вируслы гепатит авыруларының нәрсә белән куркыныч булуы һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында район үзәк дәваханәсе табиб-инфекционисты Әнвәр Нәбиуллин сөйли.

автор фотосы, район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин
автор фотосы, район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин

А һәм Е гепатитлары – «пычрак куллар авырулары»

– Вируслы гепатит – ул бавыр ялкынсынуы. Бүгенге көндә фәндә биш төп тип билгеле: А, В, С, D һәм Е гепатитлары. А һәм Е гепатитларын еш кына «пычрак куллар авырулары» дип атыйлар. Алар пычранган су һәм азык-төлек – юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш, чи диңгез продуктлары аша күчә. Е гепатиты йөкле хатыннар өчен өченче триместрда бик куркыныч: ул бала төшүгә яки яралгының үлеменә китерергә мөмкин.

В гепатиты – вакцинация белән сакланабыз

В гепатиты – җитдирәк дошман. Ул кан аша (салганда, стериль булмаган энәләр һәм инструментлар кулланганда), җенси юл белән һәм бала тапканда йогышлы анадан балага күчә. Монда беренче планга вакцинация чыга. Яңа туган сабыйларга гепатиттан беренче прививканы тормышның беренче 24 сәгатендә үк ясыйлар. Бу – озак елларга ышанычлы калкан.

D гепатиты – В гепатиты «иптәше»

D гепатиты – башка вируслардан аермалы буларак, үзеннән-үзе яшәми һәм кеше организмында мөстәкыйль рәвештә авыру китереп чыгара алмый. Аның «эшләве» өчен ярдәмче кирәк – ул В гепатиты вирусы. D гепатиты В гепатиты белән бергә генә кешегә йогышлы була ала. Аны кеше В гепатиты белән авырган очракта гына йоктырырга мөмкин.

С гепатиты – иң яшерен дошман

С гепатиты исә симптомсыз башлануы белән куркыныч. Кеше еллар буе авыру турында сизми дә кала, җиңелчә арыганлык кына сизә, аны стресска һәм йокысызлыкка сылтый. Шул арада вирус бавырны ашый, циррозга һәм яман шешкә китерә. Ул күбесенчә кан аша тапшырыла – наркотиклар кулланганда, тату-салоннарда һәм косметология кабинетларында стериль булмаган инструментлар кулланганда булырга мөмкин.

Гомуми симптомнар – сак булу билгеләре

Вируслы гепатитларның гомуми симптомнары охшаш:

  • тире һәм күз акларының саргаюы;

  • сизелерлек хәлсезлек һәм тиз ару;

  • күңел болгану, аппетит югалту;

  • уң яктагы кабырга астында авырту сизү.

Үз-үзеңне дәвалама – табибка мөрәҗәгать ит!

Бу билгеләрнең кайсысы гына барлыкка килсә дә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Шунда ук терапевтка яки инфекционистка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иртә диагностика – дәваланудагы уңышның яртысы. Уздырылган анализлар авыруны башлангыч стадиясендә ачыкларга мөмкинлек бирә, ә бу – бавырны саклап калу, авыр катлауланулардан котылу өчен иң мөһим шарт.


Нет комментариев