Саулык сагында торучыларга рәхмәт белдерелде
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда район медицина тармагында хезмәт куючы мөхтәрәм затларны хөрмәтләделәр. Билгеле булганча илдә июньнең өченче якшәмбесе – сәламәтлек сагы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 21 июньгә туры килә. Зәйдә шул уңайдан район башлыгы Разиф Кәримов катнашында зур тантана булды.
Бүгенге көндә Зәй үзәк дәваханәсе системасында 741 хезмәткәр эшли. Шуларның 81е – табиблар, 483е – урта медицина хезмәткәрләре. Үз коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп баш табиб Айдар Фатыйхов, көн саен сәламәтлек сагында торучыларның мөһим эшчәнлеген ассызыклады.
- Табиблар – кешенең бу дөньяга килүен беренче булып каршы алучы һәм күп очракта аны соңгы булып башка дөньяга озатучы кешеләр. Һәр кеше гомере буена медицина ярдәме сорап берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без шуны онытмаска тиеш адәм баласы табибларга иң кадерлесен – сәламәтлеген, ә кайчак гомерен дә ышанып тапшыра. Коткарылган һәр пациент артында бөтен коллектив эше тора, шул исәптән диагностика бүлекләре, лабораторияләр һәм административ хезмәт. Ел саен безгә медицина ярдәме сорап районыбызның һәр кешесе өч тапкыр мөрәҗәгать итә. Бу елына 340 меңнән артык кеше дигән сүз, - диде ул.
Билгеле булганча узган - 2025 ел үзәк дәваханәнең матди-техник базасын ныгыту мәсьәләсендә шактый уңышлы булды. Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү учреждениеләрен модернизацияләүнең федераль һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда 11 авыл сәламәтлек саклау объекты ремонтланды. Алар арасында 10 ФАП һәм 1 табиб амбулаториясе бар, Югары Баграж авылында яңа модульле ФАП төзелде. Шулай итеп, бүген инде районда 46 ФАПның 17се заманча модульле биналар буларак сафка басты. Балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пункты ремонтланды. Поликлиниканың стоматология бүлегенә капиталь ремонт ясалды. 2025 ел дәвамында 3 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле алынды. Ел азагында озак көтелгән рентген компьютер томографы, цифрлы маммограф, видеоэндоскопик хирургия стойкасы, ашказаны - эчәк трактының өске һәм аскы бүлекләрен тикшерү өчен видеоэндоскоплар (гастроскоплар һәм колоноскоплар) кайтартылды. Хәзерге вакытта цифрлы маммографны һәм рентгенлы компьютер томографын кулланышка кертү өчен рөхсәт документациясен алу буенча эш алып барыла. Шулай итеп, 2025 елда Зәй муниципаль районының сәламәтлек саклау системасына инвестицияләрнең гомуми суммасы 200 млн сумнан артык тәшкил итте.
Район башлыгы Разиф Кәримов саулык сагындагыларга тирән хөрмәт белән каравын белдерде, шуңа да бу өлкәгә мөмкин булган барлык шартларны да тудырырга тырышабыз, диде.
-Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, тармак ветераннары сезнең һөнәр - тулы көч һәм зур сабырлык таләп итә. Һәр көн горурланырлык нәтиҗәләр китерсен, сезнең авыр, игелекле хезмәтегез, югары профессионализмыгыз, сизгер йөрәгегез һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен чын күңелемнән олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Эшкә җаваплы карыйсыз. Алга таба үзегезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, аяз күк йөзе астында яшәвегезне, хезмәт итүегезне телим, - диде ул.
Һәм аеруча нәтиҗәле эшләүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасына табиб-хирург Нәбиулла Ихинданов, министрлык Рәхмәтенә стоматология бүлеге шәфкать туташы Миннеалсу Бәзгетдинова, диагностика бүлеге шәфкать туташы Зинаида Дмитриева лаек булдылар.
Зәй муниципаль башлыгы Мактау грамоталарын табиб-педиатр Гүзәл Хәмидуллина, терапия бүлеге шәфкать туташы Людмила Челнинская, фельдшер – лаборант Екатерина Фатыйхова, педиатрия бүлеге шәфкать туташы Эльза Солтанова, табиб амблуаториясе шәфкать туташы Ландыш Урамова, хирургия бүлеге шәфкать туташы Людмила Верясова, педиатрия бүлеге палата шәфкать туташы Светлана Заярная, психолог гелена Цымбал, стоматология бүлеге шәфкать туташы зоя Мөсәгыйтова алдылар.
Түбән Кама күп профильле үзәк дәваханәсе баш табибы Сергей Мерясов та республика сәламәтлек сагы министрлыгы исеменнән котлап нәтиҗәле хезмәт өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүгә табиб-уролог Вадим Усманов, оештыру-методик бүлек мөдире Луиза Вәлиуллина, кадрлар бүлеге башлыгы Марина Хөснетдинова, цифрлы трансформация буенча баш табиб урынбасары Айнур Хөснетдинов лаек булдылар.
Тагын бертөркем медицина өлкәсе хезмәткәрләре район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатлары, үзәк дәваханә баш табибы Мактау грамоталары һәм профсоюз оешмасыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Тантаналы чара район сәнгать әһелләре чыгышлары белән үрелеп барды.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев