Саулык сагында торучылар көне
Бүген 21 июньдә сәламәтлек сагы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә Зәй үзәк дәваханәсе системасында 741 хезмәткәр эшли. Шуларның 81е – табиблар, 483е – урта медицина хезмәткәрләре.
Билгеле булганча узган - 2025 ел үзәк дәваханәнең матди-техник базасын ныгыту мәсьәләсендә шактый уңышлы булды. Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү учреждениеләрен модернизацияләүнең федераль һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда 11 авыл сәламәтлек саклау объекты ремонтланды. Алар арасында 10 ФАП һәм 1 табиб амбулаториясе бар, Югары Баграж авылында яңа модульле ФАП төзелде. Шулай итеп, бүген инде районда 46 ФАПның 17се заманча модульле биналар буларак сафка басты. Балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пункты ремонтланды. Поликлиниканың стоматология бүлегенә капиталь ремонт ясалды. 2025 ел дәвамында 3 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле алынды. Ел азагында озак көтелгән рентген компьютер томографы, цифрлы маммограф, видеоэндоскопик хирургия стойкасы, ашказаны - эчәк трактының өске һәм аскы бүлекләрен тикшерү өчен видеоэндоскоплар (гастроскоплар һәм колоноскоплар) кайтартылды. Хәзерге вакытта цифрлы маммографны һәм рентгенлы компьютер томографын кулланышка кертү өчен рөхсәт документациясен алу буенча эш алып барыла. Шулай итеп, 2025 елда Зәй муниципаль районының сәламәтлек саклау системасына инвестицияләрнең гомуми суммасы 200 млн сумнан артык тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев