Сәламәтлек

Сак булыгыз! Татарстанда тычкан бизгәге очраклары ике тапкырга артты

Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк очраклары саны ике тапкырга арткан.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

– «Без авыруларның сезонлы үсеше чорына кердек. Бүгенге көнгә бөер синдромы белән геморрагик бизгәкнең 408 очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк», –  дип аңлатты ул.

Шулай ук Татарстанда вирус таратучы кимерүчеләр саны артуын билгеләп үтәләр. Аларның 12 проценты инфекцияле.

 


Нет комментариев