Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Роспотребнадзор эчәк инфекцияләрен кисәтү буенча киңәшләр бирә

Җәй – иммун системасын ныгыту өчен менә дигән вакыт. Чөнки бакчада витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә, яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре дә җитешә. Ләкин бу чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан. Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак су аша эләгергә мөмкин.

Кискен эчәк инфекциясе — авыру тудыручы микроорганизмнар ашказаны-эчәк трактына үтеп керә, аның стеналарын зарарлый һәм ашкайнату процессын боза торган йогышлы авырулар төркеме. Аңа дизентерия, энтеритлар, сальмонеллез, азык токсикоинфекцияләре, холера, корсак тифы, паратифлар һәм башка авырулар керә.

Күп очракта бу авыру гигиена кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Гадәттә, җәй-көз көннәрендә күзәтелә. Эчәк инфекциясе вакытында күңел болгана, эч китә, кайвакыт баш әйләнергә, тән температурасы күтәрелергә мөмкин, костыра.

“Авыруны кисәтү өчен гади генә гигиена таләпләрен үтәү дә җитә: кулны сабын белән ешрак юарга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне яхшылап юып ашарга, шикле урында ризык сатып алмаска, тиз бозыла торган, куллану вакыты чыккан продуктлар белән сак булырга кирәк. Авыруны чебен-черки дә таратырга мөмкин. Авыруга шикләнгәндә, төгәл диагноз кую һәм тиешле дәвалау билгеләү өчен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, ул өзлегүләргә китерергә мөмкин”, - дип хәбәр итә Роспотребнадзор белгечләре.

Исегездә тотыгыз: гигиена һәм профилактиканың гади кагыйдәләрен үтәү сезне һәм якыннарыгызны кискен эчәк инфекцияләреннән сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев