Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Өлкән яшьтәгеләр турында кайгырту

Җәйге чор – өлкән яшьтәге кешеләрне профилактик тикшерү өчен аеруча уңайлы вакыт, ди белгечләр.

Чөнки чиратлар азрак – җәй көне поликлиникаларга йөкләнеш кими, шуңа күрә тикшерүне тиз арада һәм уңайлырак узарга мөмкин. Моннан тыш, инфекцияләр йоктыру куркынычы да көзге-кышкы чорга караганда кимрәк. Ә менә эссе һава торышы хроник авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкин.

Районда авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны поликлиникага диспансеризация узу өчен китерү программасы гамәлдә. Бу – «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белән район үзәк дәваханәсенең «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган уртак эше.

Махсуслаштырылган автотранспорт авыл халкын дәваханәгә бушлай китерә һәм алып кайта. Ә бу сәламәтлек торышы яки транспорт булмау аркасында медицина учреждениеләренә мөстәкыйль килү белән кыенлыклар кичерүчеләр өчен аеруча мөһим.

2025 ел йомгаклары буенча район үзәк дәваханәсенә диспансеризация узу өчен 900 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелгән, алар арасында 70 инвалид кеше дә бар. 2026 елда тагын 850 кешене шул рәвешле диспансерлаштыру планлаштырыла.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев