Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Мобиль поликлиникалар Татарстанда 22 мең кешенең сәламәтлеген тикшергән

Татарстанның ерак районнарында яшәүчеләр өчен мобиль поликлиникалар эшчәнлеге дәвам итә.

Бүгенге көнгә алар республиканың 27 районына барып, 22 меңнән артык кешегә медицина тикшерүе уздырган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев мәгълүмат бирде.

Министр сүзләренә караганда, тикшерелгән кешеләрнең 13 процентында төрле авырулар беренче тапкыр ачыкланган. Тикшерү үткән һәр өченче пациент өстәмә медицина тикшеренүләренә юнәлдерелгән, ә 3,5 проценты стационар дәвалауга хастаханәгә җибәрелгән.

Хәзерге вакытта биш мобиль поликлиника республиканың читтәге районнарында эшен дәвам итә. Профилактик медицина ярдәме, шул исәптән «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча диспансеризация кысаларында, түбәндәге медицина учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелә: Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе һәм Әлмәт район күп профильле хастаханәсе.

Чыганак: Татар-информ

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев