Энтеровирус инфекциясен профилактикалау буенча кайнар линия эшли
27 июльдән 7 августка кадәр энтеровирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли.
Санитария һәм гигиена хезмәте белгечләре энтеровирус инфекциясен профилактикалау һәм авыруны булдырмау чараларына бәйле барлык сорауларга җавап бирергә әзер.
Зәйлеләр консультация сорап Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы һәм Түбән Кама шәһәрендәге, Зәй районындагы территориаль бүлегенә эш көннәрендә 8(85558)72209; 8(85558)72089 телефоннары аша иртәнге сәгать 8дән кичке 16:30га кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Көндезге аш вакыты 12дән 1гә кадәр.
Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә эш көннәрендә 8 (843) 222 84 31 телефоны буенча иртәнге 9дан кичке 6га кадәр (төшке аш вакыты 12:00 – 13:00гә кадәр) шалтыратырга була. Җомга көнне мөрәҗәгать итү вакыты 16:30га кадәр. Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге телефоны - 8 800 555 49 43.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев