Зәйдән Әлфия Вәлиуллина Бөтенроссия традицион костюм фестивалендә катнашты
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдән Әлфия Вәлиуллина Бөтенроссия традицион костюм фестивалендә катнашты

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Мирас”, “Азаль” ансамбле җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина Казанда беренче мәртәбә узган «Россия халыкларының традицион костюмы» Бөтенроссия фестивалендә булып кайтты

Фестиваль илнең 20 төбәгеннән 400дән артык катнашучыны берләштерде. Алар арасында  Донецк Халык Республикасы, Белгород өлкәсеннән дә катнашучылар бар иде. Программада-этнографик, сәхнә һәм заманча  костюмнар күрсәтү, традицион кием күргәзмәләре тәкъдим ителде. 

ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова: “Милли костюм темасы бүген аеруча актуаль, чөнки XX гасырда ул үзидентификация теле буларак югалган”, - дип билгеләп үтте.

 Иҗат коллективы җитәкчесе өчен мондый фестивальләрдә катнашу - һәрвакыт яңа идеяләр табу, мәдәниятләрнең төрлелеген күрү һәм сәхнә образлары өчен яңа чишелешләр табу мөмкинлеге.


Нет комментариев