31 августан 6 сентябрьгә кадәр Кыргызстанда VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары - спортның этник төрләре буенча уникаль халыкара ярышлар узды
Турнирда 113 илдән 3 меңгә якын спортчы катнашты. Ачылу тантанасында Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров 2028 елда уеннарның киләсе хуҗасы Казан булачагын игълан итте. Россия Президенты Владимир Путин илнең турнирны Татарстан башкаласында уздырырга әзер булуын раслады.
Халыкара уеннарда төп көрәш батыры – Радик Сәлахов
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКСтагы каналында күчмә халыклар уеннарының көрәш бүлегендә абсолют батырның республикадан, Зәй егете Радик Сәлахов булуын зур горурлык белән игълан итте.
“Уеннарда Россия җыелма командасы 6 алтын медаль яулады, шуның 5се татарстанлыларда”, - дип язды ул.
Уеннар азагында Рөстәм Миңнеханов күчмә халыклар уеннарының символын кабул итеп алып, киләсе спорт ярышларының Казанда узачагын хәбәр итте.
Нет комментариев