5 сентябрьдә Сарапулда Удмуртия Республикасының атказанган тренеры М.У. Пайхеев истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча ачык турнир узды
Ярышларда Идел буе федераль округы төбәкләреннән 150 гә якын спортчы катнашты.
Биредә Зәйдән тренер Илнар Хәйруллинның шәкертләре шәһәрне лаеклы тәкъдим иттеләр. Карина Власевнина 34 кг га кадәр авырлык үлчәмендә көмеш медаль яулады. Яшүсмерләр арасында Богдан Рыскулов (31 кг га кадәр) һәм Анатолий Минькин (56 кг га кадәр) бронза медальгә лаек булдылар. Әбүбәкер Мугурбиев (36 кг га кадәр) икенче урынны алды.
Спортчыларны һәм тренерны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Нет комментариев