Яңалыклар

Эмиль Галеев: “Гадәттән тыш хәлләрдә барлык хезмәтләрнең бердәм эшләве көн үзәгендә”

Зәй районында, бөтен республикадагы кебек үк, халыкның иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирелә

Пилотсыз очу аппаратлары һәм башка янаулар барлыкка килү белән бәйле  шартларда барлык хезмәтләрнең төгәл һәм җайга салынган эше, ә иң мөһиме — халыкның  мәгълүматлылыгы һәм әзерлеге аеруча актуальлек ала. Муниципалитетта хәбәр итүнең нинди режимнары гамәлдә булуы, халык белән элемтәнең ничек оештырылуы һәм куркыныч янаганда кая качарга мөмкин булуы турында без Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе, оператив штаб башлыгы, Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галеев белән сөйләштек.

- Эмиль Эдуардович, хәвефле хәлләр турында  нинди  режимнар бар?

– Бүгенге көндә республикада өч төп режим гамәлдә. Беренчесе – “Пилотсыз очкычлар куркынычы" - пилотсыз очу аппаратлары республикага якынлашканда әлеге режим кертелә. Икенчесе – “Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы" – бу турыдан-туры Зәй районы буенча игълан ителә, күзәтү пунктлары пилотсыз очкычларны безнең юнәлештә яки муниципалитет территориясендә теркәган очракта ул игълан ителә. Өченчесе – “Ракета куркынычы" – ул ракета һөҗүме  янавы ачыкланганда кертелә.

- Халыкка хәбәр итү ничек оештырылган?

- Хәбәр итү  берничә канал буенча бара. Барыннан да элек, бу Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив мәгълүмат бирә торган кушымтасы. Хәбәрләр көчле тавыш сигналы белән озатыла. Барлык кешеләрдән  бу кушымтаны йөкләүләрен үтенәм. Шулай ук мәгълүмат гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм гражданлык оборонасы SMS-хәбәрләре аша килә. Рәсми мәгълүматлар оператив рәвештә “Зәй-Информ” мәгълүмат ресурсларында: “Макс” мессенджерының “Зәй яңалыклары”  каналында һәм “Зәй яңалыклары” , “Зәй офыклары” ВК бергәлегендә пәйда була – оперштабтан барлык мәгълүмат бик тиз килә. Режимнар гамәлдә булган вакытта бу ресурсларда куркыныч тулысынча юкка чыгарылганчы бернинди башка мәгълүмат урнаштырылмый.

- «Акыллы» домофоннар эшенә дә тукталып үтик әле.

Шулай ук “акыллы” домофоннар аша хәбәр итү системасы эшли – хәзер алар белән күпфатирлы йортларның 80% ы тәэмин ителгән, 2027 елның уртасына барлык йортларда 100 % күләмендә алар эшләячәк.  Моннан тыш, халыкка хәбәр итүнең региональ системасы – сирена эшли, ул  автомат рәвештә республика дежур диспетчеры тарафыннан кушыла. Киләсе атнадан районда халыкка тавыш белән хәбәр итү өчен яңа җайланмалар (сиреналар) урнаштыру башлана.  Проект документациясе эшләнде һәм монтажны ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гражданлык оборонасы  контракты буенча подрядчы оешма башкара. 2027 елның маена кадәр шәһәрнең барлык микрорайоннарын, шәһәр яны һәм районның торак пунктларын да тавыш көчәйткечләр белән җиһазландырачакбыз.

- Халыкка янаулар булганда ничек эш итәргә?

- Без һәр режим өчен тәфсилле инструкцияләр эшләдек. Алар барлык оешмаларга, предприятиеләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә, идарәче компанияләргә һәм мәгариф учреждениеләренә җибәрелгән. Һәр объект өчен үз алгоритмнары бар. Һөҗүмнәр турында янаулар игълан ителгәндә, һәр режим өчен эшләнгән инструкцияләрне һәм регламентларны игътибарсыз калдырмаска кирәк. Анда барысы да төгәл язылган. Мин бу инструкцияләр белән тагын бер тапкыр танышуыгызны сорыйм. Һөҗүм куркынычы игълан ителгәндә подъездлар автомат рәвештә ачыла, җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан подвал биналары ачыла. Идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте инде яшеренү урыннарын күрсәткән мәгълүмати табличкалар урнаштыра.
Саклык чаралары буенча инструкция
Саклык чаралары буенча инструкция

- Сез халыкка нәрсә әйтергә теләр идегез?

- Халыкка бик мөһим үтенеч белән мөрәҗәгать итәсем килә: бернинди очракта да пилотсыз очу аппаратлары яисә шикле предметлар очышларының фото-видеосын төшереп, бер-берегезгә җибәрмәгез. Бу җинаять җәзасы бирелә торган гамәл. Дошман барлык каналларны мониторинглый һәм сез куйган фото-видеолар аша стратегик объектларның урынын билгеләргә мөмкиннәр.  Мондый материалларны бастырып чыгару Россия Федерациясе законы белән тыела.
Халык иминлеге, - безнең төп бурычыбыз, район башлыгы карары белән муниципалитетта тәүлек дәвамында  һәм ял көннәренә  карамастан оператив штаб оештырылган, янауларның төренә карап, анда барлык оешмалар һәм хезмәтләр җәлеп ителгән. Ләкин халыктан да без шулай ук чиксез уяу булырга, мәгълүматның рәсми чыганакларына гына ышанырга, үзеңә югарыда санап үтелгән кушымталарны һәм мессенджерларны урнаштырырга һәм куркынычсызлык чараларына игътибарлы булырга сорыйбыз.  

Нет комментариев