«Сөмбелә” ансамбле Азнакайда фестивальдә катнашты
Зәй районының “Сөмбелә” ансамбле Азнакайның Чатыр-Тау итәгендә узган фестивальдә матур чыгышы белән билгеләнде.
11 июльдә Азнакай районының Чатыр-Тау тавында төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» XVI төбәкара халык иҗаты фестивале узды. Зур бәйрәм Татарстан, Башкортостан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 50 гә якын иҗат коллективын берләштерде. Зәй районын фестивальдә «Сөмбелә» район мәдәният йорты татар ансамбле тәкъдим итте.
фото мәдәният идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев