Казанда, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан оештырылган “Рәсем яса, Казан! » социаль проектының алтынчы сезоны тәмамланды
Җәй буена ачык һавада 13 бушлай рәсем сәнгате дәресләре узды. Иң кечкенә катнашучылар өчен махсус “балалар көннәре” оештырылды. Барлык кирәкле материаллар - буяулардан һәм пумалалардан алып кәгазьгә һәм мольбертларга кадәр - урында бирелде.
Дәресләр һәр якшәмбедә Татарстан Республикасы рәсем сәнгате дәүләт музее ишегалдында үткәрелде. Катнашучыларга иҗат итәргә бары тик теләк һәм яхшы кәеф кенә кирәк иде.
Сезон дәвамында катнашучылар акварель техникасын үзләштерделәр, төсләрне бутарга һәм тәҗрибәле укытучы җитәкчелегендә үз картиналарын ясарга өйрәнделәр. "Рәсем яса, Казан!" үзләрен рәсем сәнгатендә сынап карарга, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә һәм якшәмбене күңелгә файда китереп уздырырга теләгән кешеләрне берләштерүче яхшы җәйге традициягә әверелде.
Нет комментариев