Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветераны – районның мактаулы гражданины
Кичә район башлыгы Разиф Кәримов үзәк дәваханәдә дәвалану курслары узучы Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисееваның хәлен белеште.
Һәм «Зәй муниципаль районы мактаулы гражданины» исеме бирелү белән тәбрикләп, күкрәк билгесе, диплом тапшырды.
Анна Моисеевага тиздән, 15 февральдә 102 яшь тулачак, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә тиңдәшсез өлеш керткән мөхтәрәм зат. Сугыштан соңгы елларда да 40 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән. Быел аңа район Советы карары белән Зәйнең мактаулы гражданины исеме бирелде.
Разиф Кәримов дәваханәдә аның хәлен белешеп, аны һәм башка дәваланучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, тизрәк савыгуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев