Зәйдән хәрбиләргә көнкүреш кирәк-яраклары, машиналар җибәрелде
28 ноябрьдә Зәйнең Җиңү бульварыннан гуманитар ярдәм төягән зур йөк машинасын, хәерле юл теләп, озатып калдылар.
Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, зәйлеләр килде.
-Гуманитар йөк хәрби егетләребезнең заявкалары буенча җыелды. Хәрбиләрдән алган заявкалар 100 процент үтәлде. Шулай ук Луганск хәрби госпитальләренә дә гуманитар ярдәм җибәрелә бу йөктә. Без махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрби якташларыбызга ярдәм итәчәкбез дигән карар кабул иттек. Бу эш җиңү яуланганчы дәвам итәчәк. Яңа елга кадәр тагын бер гуманитар йөк җибәрү планлаштырыла. Бу игелекле эшкә үзеннән өлеш керткән һәр зәйлегә, предприятие-оешмалар коллективларына рәхмәт белдерәм. Бу ярдәмебез егетләребезгә безнең терәк булуыбызны тоярга ярдәм итсен, көч бирсен, җиңүгә рухландырсын, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, чыгыш ясап.
Ярдәм итү теләге йөзләгән кешеләрне берләштерде. Бу гамәлдән зәйлеләр, предприятие-оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп, балалар бакчалары коллективлары, авыл җирлекләре дә читтә калмады. Нәни балалар, укучылар да рәсемнәр ясап, хатлар язып, самими теләкләрен юллады.
Зур йөк машинасы хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр белән тулган иде. Гуманитар йөкне район хакимиятеннән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин озата барды. Аның белән бергә Влентин Атласов, Эркин Касымов та юлга кузгалды. Машина руле артында - алыштыргысыз, тәҗрибәле Виталий Софин.
“Хәрби якташларыбызга - “ВАЗ-2107” һәм “Нива” машинасы, машиналар өчен тәгәрмәчләр һәм запас частьләр, 3 генератор, 45 буржуйка-мич, газ баллоннары һәм плитәләре, фанера-такталар, СИП кабеле, окоп шәмнәре, маскировкалау челтәрләре, тиз әзерләнә торган ашлар, госпитальләргә медикаментлар, карават өстенә куелучы өстәлләр, җылы киемнәр, култык таяклары һәм тагын бик күп башка әйберләр җибәрелде. Боларның барысы да хәрби якташларыбызга тапшырылды. Егетләрнең кәефләре хәрбиләрчә, җиңү безнең якта булачак, диләр. Алар ярдәм күрсәтүче һәр кешегә рәхмәтле, сәламнәр әйтеп калдылар”, - ди район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Егетләребез район-шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булып торсыннар өчен “Зәй офыклары” белән ”Новый Зай” газеталары да җибәрелде.
Генераторның берсен - “Су каналы” оешмасы, икенчесен Сапогов дигән бабай биргән, өченчесен Чаллыдан китергәннәр. “ВАЗ-2107" - “Заинск” позывноен йөртүче хәрбигә, ә “Нива” машинасы “Моряк”ка җибәрелде.
Кайчандыр Украинада эшләнгән Почаев Алла Анасы иконасын Иске Зәйдән бер әби хәрби егетләребезгә җибәрү өчен тапшырган. Аны Николай атакай Кондрабаев изгеләндергән.
Луганскта госпитальләр өчен гуманитар ярдәмне каршылаган волонтер Яна Зәй районы башлыгына һәм район халкына: «Фронтка, госпитальләргә, балалар йортларына даими ярдәм күрсәткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт», - диде.
-Хәрбиләргә алып барылачак кирәкле әйберләрне сакларга урын биргән Зәйнең “Балык хуҗалыгы” җитәкчеләре Александр Никитин белән Федор Дятловка рәхмәт әйтәсе килә. Александр Никитинның әтисе Алексей абый “ВАЗ-2107” машинасын бирде, - ди Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев