Бүген Зәйнең Җиңү бульварында махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннары истәлеген мәңгеләштереп мемориал ачылды.
Мемориал Җиңү бульварында урнашкан Ватаныбыз сакчыларына дан җырлаучы комплексны тулыландыра. Ул якташларыбызның батырлыгы, гаҗәеп ныклыгы турында мәңгелек хәтер булып тора.
Тантана Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштергән Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бу символик гамәл Ватанны саклаучылар буыннарының өзелмәс элемтәсен ассызыклады.
Мемориалны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Расим Баксиков, хәрби хәрәкәтләр һәм махсус хәрби операция ветераннары, һәлак булган батыр егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре, зәйлеләр катнашты.
- Бүген безнең район тарихында истәлекле һәм шул ук вакытта бик дулкынландыргыч көн. Без якташларыбызга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына багышланган мемориалны ачабыз, бу мемориал – һәйкәл генә түгел, ә йөрәк кушуы буенча Ватаныбыз сагына баскан ир-егетләребезгә безнең рәхмәтебез һәм мәңгелек хәтеребез. Яу кырыннан әйләнеп кайтмаганнарның, фронттан кайтып Ватанны саклаганда алган яралардан, контузияләрдән вафат булганнарның батырлыгы һәм ныклыгы алдында баш иябез. Бүген без һәлак булган ир-егетләребезнең гаиләләренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең югалту ачысын юатырлык сүзләр юк, әмма шуны белегез: сезнең улларыгыз, ирләрегезн һәм әтиләрегезнең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак. Бу мемориал тыныч тормышның югары бәясен искә алу һәм бу истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру урыны булсын, - диде чыгышында район башлыгы.
Гомуми биеклеге 3 метр 59 сантиметр булган «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына мемориал» скульптура композициясе катлаулы архитектура-декоратив формадагы бронза постаментта һәркайсы 2,4 метр биеклектәге өч фигуралы композициядән гыйбарәт. Үзәктәге калкулыкта штурм группасы командиры – махсус хәрби операциядә катнашучы, аның сул ягында таш өстендә әфган сугышы ветераны утыра, уң ягында чечен сугышында катнашучы тора. Һәйкәлнең кырыйларында 6 гранит плитә урнаштырылган, аларда һәлак булган сугышчыларның исемнәре һәм фамилияләре язылган.
Россия Герое Расим Баксиков мемориалны ачу тантанасына килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, геройлар турында истәлекне саклау һәм яшьләрне алар батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүнең никадәр мөһим булуын билгеләп үтте: мемориалда мәңгеләштерелгән исемнәр яңа буыннар өчен чын патриотизм һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булырга тиеш, диде.
Тантанада илебез иминлеген саклап һәлак булган ир-егетләр бер минут тынлык белән искә алынды.
Хәрби оркестр башкаруында яңгыраган көйләр күңелгә үтеп керде. Һәлак булган Ватанны саклаучыларга рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән һәйкәл итәге чәчәкләр диңгезенә әйләнде. Чәчәк салу мизгелләре аеруча дулкынландырды, батыр егетләрнең әти-әниләре мемориалга чәчәкләр салганда күпләр күз яшьләрен тыя алмады.
Геройларның исемнәре хәзер районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән мәңгегә язылды. Аларның батырлыклары Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт символы булып, киләчәк буыннар өчен мәңгелек үрнәк булып калачак.
автор фотолары
Нет комментариев