Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә “Урак-2026” оешкан төстә бара

Зәй районы аграрийлары бөртеклеләр мәйданнарының 15 процентында урып-җыю эшен тәмамлады.

Комбайнчы-механизаторлар һәр минутның кадерен белеп эшли. Көзге бодай басуларында ашлык җыю кызу темплар белән бара. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча бөртеклеләр бүгенге көнгә 5250 гектарда җыелган. Җыелган ашлык күләме 27222 тоннаны тәшкил итә. Уртача уңыш бер гектардан 51,9 центнер.

- Район кырларында бүгенге көндә 6 звенода 32 комбайн эшли. Механизаторлар кырга иртәнге чык кибүгә чыга, кичке сәгать 8ләргә кадәр эшли. Кырларда техникага оператив хезмәт күрсәтү буенча аерым бригадалар куелган, һәр урында эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Көннәр аяз торып, уракны тиз көннәрдә төгәлләү мөмкин булсын дип телибез, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев