Зәйдә тулы куәттә урып-җыю эшен башладылар
Бүген Зәй районы аграрийлары күмәк төстә республикада беренче булып уракка төште.
Яңгырлы көннәрдән соң кояшлы, эссе көнне көтеп алган игенчеләр җиң сызганып, күтәренке кәеф белән урып - җыю эшләренә кереште. Район территориясендә эшләүче өч агрофирма – “Восток”, “Зәй”, “Зәй шикәре” агрофирмаларында бердәм төстә комбайннар көзге бодай кырларын урып-суктыруны башлады. Безнең иҗат төркеме “Восток” агрофирмасының “Нива-Восток” җитештерү комплексына караган Димитрау авылы янәшәсендәге 77 гектарлы көзге бодай басуындагы күңелле мизгелләрнең шаһите булды. Монда иң беренче булып комбайнында уракны башлаган комбайнчы Ислам Насыйбуллинга район башлыгы Разиф Кәримов Зәй районы эмблемасы төшерелгән махсус кепканы бүләк итте.
Иң башта кырга биш комбайн керде, соңрак аларның саны сигезгә җитте. Гомумән агрофирмалар кырларында урак чорында 31 комбайн эшләячәк, тагын аларга ярдәмгә “Агросила-Логиста” оешмасы өстәмә комбайннар китертергә планлаштыра.
Гомумән, механизатор-комбайнчылар алдында быел 34 мең гектар мәйданда бөртеклеләрне җыю бурычы тора, боларга өстәп техник культуралар, шикәр чөгендере уңышын да җыясы бар әле.
“Иң беренче безнең район кырларында көзге бодай уңышы җитеште. 16,5 мең гектарда булган бу төр бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача 50 центнерга якын уңыш көтәбез. Көннәр аяз торганда механизаторларыбыз, белгечләребез булганны югалтуларсыз җыеп алуга бөтен көчне бирергә әзерләр”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Ә “Нива-Восток” җитештерү комплексы комбайнчылары беренче сәгатьләрдә үк бункерларын тутырып, амбарга ашлык илтергә әзер торучы йөк машиналарына ашлыкны бушата да башладылар.
“Дымлылык бу басудагы бодайда инде 22,9 процентны күрсәтә. Яңгырлар әле кичә генә коеп явуга карамастан, игеннәрне җыярга бу басу тулысынча өлгергән, шуңа да без киңәшләшеп шушы урыннан эшне башларга карар кылдык”, - ди “Восток” агрофирмасы баш агрономы Николай Тугашев.
Район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән комбайнчылар белән аралашып, аларга уңышлы эшкә хәер – фатиха бирде.
- Бүген барыбызда да бәйрәм рухы. Бу үстерелгән мул уңышның әҗерен тату, ел буе башкарылган хезмәт җимешен җыю бит. Узган атнада гына комбайннарның уракка әзерлеген барлап парад үткәргән идек, механизаторларга хезмәт кызыксындыру чаралары турында җиткерелде, барысы да күтәренке кәеф белән мөһим чорга керде. Бүген безнең һәр агрофирмада 4-5 җирдә аерым комбайнчылар бригадалары дәррәү эшкә кузгалды. Комбайннар штурваллары артында үзебезнең район егетләре, алар бу мөһим чорның бөтен тирәнлеген аңлый торган кешеләр. Бер комбайнчыга йөкләнеш шактый зур, 1500 гектар чамасы туры килә. Шуңа күрә, көннәр аяз торганда һәр минутның кадерен белеп эшләргә язсын. Хәерле сәгатьтә, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев