Зәйдә район башлыгы яңа җитештерү мәйданы мөмкинлекләрен бәяләде
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов кичә элеккеге ЗПСК оешмасы урынында эшли башлаган төзелеш-щит опалубкасы ясау буенча яңа җитештерү мәйданнарында булды.
Эш визиты барышында муниципалитет җитәкчесе җитештерү цехларын карап чыкты, технологик процесс белән танышты һәм хезмәт коллективы белән аралашты.
Район башлыгы әлеге предприятиене ачуның муниципалитет икътисады өчен дә, социаль өлкә өчен дә әһәмиятен югары бәяләде.
"Буш торган бина файдаланыла башлады. Җитештерү эшләре яңарды, заманча форматта биредә роботлар эшләве сөендерә, ә иң мөһиме — Зәйнең 40 кешесе инде эшле булган. Уңышлы гына эшләсеннәр, шәхсән эш оештырылышыннан канәгатьмен", - дип уртаклашты Разиф Кәримов.
Ул шулай ук белеме буенча инженер-механик буларак линиянең техник катлаулылыгын яхшы аңлавын һәм инвестор һәм компания милекчесенең тотрыклы сату базары барлыгын белүен билгеләп үтте.
Предприятиенең җитештерү бүлеге башлыгы Сергей Малахов заводның куәтләре турында җентекләп сөйләде. Предприятиедә югары технологияле җайланмалар: роботлаштырылган автомат эретеп ябыштыру, металлны лазер белән кисү һәм заманча буяу, киптерү линияләре кулланыла. Аерым складлары бар. Җитештерелгән продукциягә илнең төрле төбәкләрендә сорау зур.
Әзерләнә торган төзелеш опалубкасы монолит диварлар һәм түшәмнәр ясау өчен каралган. Бүгенге көндә заводта 40 кеше эшли. Белгечлекләр арасында – штамплау һәм эретеп ябыштыру җайланмаларын көйләүчеләр, ярымавтомат җиһазда эретеп ябыштыручылар, порошок буяу буенча белгечләр, операторлар һәм буяучылар бар. Коллектив нигездә җирле кадрлар белән тәэмин ителгән, аларның күбесе машина төзелеше профиленә ия. Алга таба тагын хезмәткәрләр кирәк булачак. Предприятиедә ике сменада 55шәр хезмәткәр эшләтү планы бар.
Элеккеге сәнәгать мәйданчыгын торгызу төзелеш тармагын үстерүгә яңа этәргеч бирә һәм район икътисадын ныгытуга ярдәм итә.
Роза Илалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев